Мөселман яшьләре өчен башланып киткән «Максат» проекты кысаларында 12 нче март көнне планнан тыш «Общее дело» проекты тарафыннан булдырылган «5 секретов настоящего мужчины» дип аталган фильм карау кичәсе булып үтте. Ярты сәгатьлек мотивацион фильм тәмамлангач, һәр кеше аннан аңлап калган 1 сыйфат турында сөйләде. Чара чәй өстәле артында фикер алышу белән дәвам итте. Киләсе очрашу 20 март җомга көнне лидер кеше сыйфатлары турында булачак. Үзләрен камиллэштерергэ өйрәнү теләге булган мөселман яшьләрен әлеге очрашуга көтеп калабыз.