Иң актив катнашучыга бүләк тапшырылды

«Максат» проекты март аенда башланып китте һәм беренче дәрескә килгән катнашучыларга бер игълан ясалган иде: «Иң актив катнашучыга һәр ай ахырында бер бүләк тапшырылачак.» Беренче айның бүләге — Шамил Аляутдиновның «Триллионер слушает» китабы иде. Апрель ае башында җиңүче билгеләнеп, бүләккә Рәис Гыймазетдинов лаек булды. Әмма бу мөмкинчелектән, аерым сәбәпләр аркасында, кызлар ягы мәхрүм калды. Шушы хәлне төзәтү нияте белән, проектта катнашучы кызлар өчен конкурс игълан итәбез. Аның шартлары — «Максат» проектының Instagram, Telegram һәм YouTube каналларына язылу. Конкурска нәтиҗә Рамазан ае алдыннан, 23 апрель көнне иртән ясалачак һәм, Аллаһ теләсә, көн дәвамында бүләкләр җиңүчеләргә тапшырылачак. Бүләгебез — мотивацион аятьләр һәм хәдисләр белән еллык намаз вакытлары календаре. Конкурста җиңүчеләр булып рандом рәвештә барлык шартларны да үтәгән, Чаллы шәһәрендә яшәүче 5 кыз кеше сайланачак.

Сылтамалар:

Telegram
Instagram
YouTube

1 комментарий к “Иң актив катнашучыга бүләк тапшырылды”

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.