Габденнасыйр Курсавига багышланган Online дәрес

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ. «Үзенең тарихын белмәгән халкының киләчәге юк» дигән әйтем бар. Безнең проектның максатларының берсе — татар мөселман яшьләрендә туган телгә, илгә һәм халыкка хөрмәт, мәхәббәт хисләрен уяту. Шушы ниятне истә тотып, изге Рамазан ае дәвамында жомга көннәрне татар мөселман галимнәре турында Online дәресләр үткәрәчәкбез. Аларны Казан шәһәренең «Апанай» мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров алып барачак. Татар дин галиме Габденнасыйр Курсавига багышланган беренче дәрес 24 апрель көнне 18:00 сәгатьтә Zoom кушымтасында үткәреләчәк. Рәхим итегез!
(Чакыру сылтамасы дәрес алдыннан группада куелачак.)

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.