Әхлаклылык, җаваплылык, максатчанлык

“Яхшы әле мин Ислам динен мөселманнар белән танышканчыга кадәр кабул иттем…” – шундый сүзләр ишетергә туры килә кайвакыт Аллаһ юлына яңа гына басып килүче кешеләрдән. Уйланырга мәҗбүр итә торган фикер, шулай бит? Мөселман кешесенең үзенең кардәшләре турында шулай сөйләвенең сәбәбе нәрсәдә икәнлеген ачыклый башлагач, гадәттә, үзен мөселман дип санаган барлык кешедә булырга тиешле өч сыйфатның күбебездә җитеп бетмәве аңлашыла: әхлаклылык, җаваплылык һәм максатчанлык. Кызганыч, ләкин Ислам динендә булган халыкны башка халыклардан аерып торган, гасырлар дәвамында безне төрле өлкәләрдә алга этәргән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаһү галәйһи вә сәлләм) безгә өйрәтеп калдырган әлеге әйтеп киткән өч сыйфат бүгенге көндә безнең арадан югалып бара. Башкаларга үрнәк булырга тиешле мөселман кардәшләребез үзләренең гамәлләре, дөньяга карашлары һәм мөнәсәбәтләре белән динебездән ерак булган кешеләрне Аллаһ юлына җәлеп итү урынына, киресенчә, читләштерә.

Әйтеп киткән вәзгыятьне аңлагач, күңелебездә: “Бу хәлне төзәтү өчен мин ни эшли алам?” – дигән сорау туарга мөмкин. Аңа җавап буларак Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салаллһү галәйһи вә сәлләм) яшәешенә күз салырга тәкъдим итәр идем. Чөнки ул безгә ике дөнья бәхетенә ирешү өчен төп мисал булып торадыр. Санап киткән өч сыйфатны алсак та, ул иң әхлаклы, иң җаваплы һәм максатчан кеше буларак безгә үрнәк бирер.

Әхлаклылык – Пәйгамбәребезгә (салаллаһү галәйһи вә сәлләм) безгә өйрәтеп калдыру вазыйфасы буларак йөкләнгән төп сыйфат. «Дөреслектә, мин күркәм холыкларны камилләштерү өчен җибәрелдем», — диелгән бер хәдистә. Һәм ни гаҗәп, ул әлеге вазыйфаны үтәде дә. Үз вакытында иң әхлаксыз булган гарәб халкын әхлак, әдәп кагыйдэләренә өйрәтте. Халык арасында кешене дине һәм милләте буенча аеру, милкенә зыян салу, урлашу, алдашу, зина кылу, үтерү кебек яман гадәтләр юкка чыкты һәм, киресенчә, бер-береңә булышу, дөреслеккә, сабырлыкка өндәү кебек, һәм башка яхшы сыйфатлар ныгыды. Ни кызганыч, әмма бүгенге көндә безнең арада кире якка үзгәрешләр бара — мөселманнар үзләрен төрле өлкәләрдә яман яктан гына күрсәтәләр, 14 гасыр элек гарәп халкыннан юкка чыккан гадәтләрне яңарталар. Үзебезне мондый гамәлләрдән читтә тотсак иде. Чөнки әхлак иясе булган очракта гына без үзебез, динебез һәм милләтебез өчен башкалар тарафыннан яхшы мөнәсәбәт көтә алабыз. Ә ул үз чиратында безнең өчен бу (кешеләрнең безгә карата ышанычы арту сәбәпле) һәм киләсе дөньяларда уңышка ирешүнең бер нигезе булып торачак. «Кыямәт көнендә минем каршымда иң сөеклегез һәм иң якыныгыз холкы буенча күркәм булганыгыз» диелгән бер хәдистә.

Җаваплылык – бүгенге көндә безнең арадан юкка чыгып баручы икенче бер күренеш. Аның югалуы, иң күзгә күренгәне, мөселманнар арасында гаиләләр таркалуы, өстебезгә алган, йөкләнгән бурычларны үтәмәү һәм дөньга карата кулланучы мөнәсәбәтендә булуда чагыла. Ә бит Пәйгамбәребезнең (салаллаһү галәйһи вә сәлләм) яшәешенә күз салсак, аның әлеге сыйфатта киресенчә иң өстен дәрәҗәгә ия булуын күрербез. Хәтта аңа дошман булган мөшрикләр дә Пәйгамбәребезне (салаллаһү галәйһи үә сәлләм) Мөхәммәд Әмин, ышанычлы, дип атыйлар иде. Ул, нинди генә авыр очрак булмасын, бер хатынын да аермады, биргән сүзен бозмады, хәтта сугыш вакытларында табигатькә дә зыян салмаска боерды. Шуның белән халык арасында бөек дәрәҗәгә ия булды. Җаваплылык – хәзерге заманда да кешене биек үрләргә ирештерә алырлык сыйфат. Җаваплы инсан өчен эш урынында уңышка ирешүе җиңеләя, аңа карата башкаларның ышанычы арта, гаиләсе бәхетсезлек кичерми. Шулай ук җаваплы кеше үзенең гамәлләре белән Ислам диненең дәрәҗәсен ныгыта, аңа карата әйтелгән яман сүзләрнең нигезсезлеген исбатлый.

Максатчанлык – соңгы арада интернет челтәрендә киң таралган төшенчә. Мөселман халкы өчен гомер максаты билгеле булса да (Аллаһның рәхмәтенә ирешү), кызганычка каршы күбебез өчен ул киләсе дөнья белән генә бәйле бер омтылыш булып тора. Күпчелек халык үзенең, нәселенең, милләтенең киләчәген яхшырту, һәм гомумән җир шарында яшәүче барлык җан ияләре өчен файда китергән үзгәрешләр кертү турында уйланмый, бүгенге көн, иң күбе 1 ел белән генә яши. Пәйгамбәребез (салаллаһү галәйһи үә сәлләм), аның сәхәбәләре һәм алардан соң килгәннәр безгә мондый үрнәк күрсәтмәделәр бит. Алар дини йолаларны үтәү, акча эшләү, балалар үстерү белән генә чикләнмәделәр, шулай ук эшмәкәрлек белән шөгыльләнделәр, төрле фән өлкәләрендә белемнәрен арттырдылар, чит телләрне, милләтләрне өйрәнделәр, мәчет-мәдрәсәләр төзеделәр, үз вакыты өчен алга киткән халык дәрәҗәсенә җиттеләр – шуның белән Аллаһның рәхмәтенә ирештеләр. Без дә аларга карап үзебез, динебез, милләтебез өчен өстебезгә җаваплылык алып, максатларыбызны дөресләсәк иде. Шул очракта гына мөселман халкы бүгенге мескен халәтеннән чыга алачак.

Сүз соңында, ачык, ләкин еш кына без игътибар бирмәгән ике нәрсәне исегезгә төшереп үтәсе килә. Беренчесе – күпчелек вакытта Ислам динен башка халык безнең гамәлләребезгә карап бәяли. Үзебезнең Ислам күрсәткече икәнен онытмыйк – гамәлләребезне башкарганда, аның нәтиҗәсе динебезгә нинди йогынты ясаячагын күздә тотыйк. Икенчесе – без бу дөньяда бер генә яшибез, һәм Аллаһ каршына баскач, үз гомеребезне ничек үткәрүебез, нинди гамәлләр кылуыбыз өчен җавап бирәсе була. Вакытыбызны, гомеребезне бушка уздырмыйк – дөрес максатлар куеп, изге гамәлләр кылыйк.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *