Әссәламү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ барыгызга да!?
Менә инде ничә ел сентябрь ае «Экстремизмга юк» девизы астында үтә. Әлеге сәбәптән 20 сентябрь көнне вело-квест үткәрергә булдык. Шушы чарага* барлык мөселман яшьләрен чакырабыз.
.
Программа:
8:00 — Sundale пляжы янында җыелабыз.
8:30 — вело-квест башлана.
Калганын килгәч күрерсез ?.
Сездән таләп ителә: велосипедлы**, күтәренке кәефле булуыгыз.
Бездән: кызыклы уеннар, тәмле чәй һәм файдалы бүләкләр.
Рәхим итегез.
.
*- чара Татар телендә алып барылачак. Үзен мөселман дип санаган, тик элегэ намазга басарга өлгермәгән яшьләрне дә көтеп калабыз.
**- велосипедларны прокатка алып була. 10 кешедән артык прокатка алучы җыелса, берсе 400 сум була. Аерым алсагыз — 500 сум. Гомуми исемлеккә кушылырга теләүчеләр Instagram социаль челтәрендәге каналыбыздагы язма астында комментарийга яки директка языгыз.
